Shorts
- 🚀 Быел кешенең беренче тапкыр космоска очуына 65 ел тулды. Шул уңайдан Арча районы Яңа Кенәр авылында очучы-космонавтлар, Россия Федерациясе Геройлары Александр Калери һәм Юрий Усачёв; Россиянең баш космик баллистигы, техник фәннәр докторы, Бауман исемендәге МГТУ профессоры Рафаил Мортазин белән очрашу узды.
- 🏫 Казандагы 179 нчы гимназиянең физика укытучысы Маргарита Арешина әлеге форумда катнаша. Ул бирегә физика укытуда кулланыла торган заманча инструментлар белән танышу, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханына нәтиҗәле әзерләнү өчен нинди платформалардан файдаланып булуын ачыклау максаты белән килгән. Лилия Хисмәтова видеолары
- «Учи.ру» платформасы белгече «ИнноХаб: белем үзгәртә» форумы кысаларында әлеге цифрлы сервис мөмкинлекләре турында сөйләде📃 Спикер билгеләп үткәнчә, әлеге сервис заманча цифрлы белем бирү мохите формалаштыруга ярдәм итә һәм олимпиадаларга әзерлек процессында да нәтиҗәле инструмент та.
