Халык гомерен сакларга алынган hәм аларның сәламәтлекләре өчен көрәшергә Гиппократ анты кабул иткән шәфкать ияләре 28 апрельдә үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу - Россия Федерациясендә Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне, үз һөнәрләренә тугры булучы, көн-төн димичә, кеше гомерләрен саклаучылар бәйрәме. Сарман районында да үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте – иң кирәкле һәм җаваплы бүлекләрнең берсе.
Бүгенге көндә республикада безнең районда гына ике ашыгыч ярдәм бүлеге эшли: берсе – Сарман авылында, икенчесе – Җәлил поселогында. Икесендә дә егермегә якын хезмәткәр исәпләнә. Болар - фельдшерлар, машина йөртүчеләр, санитар персонал. Коллективның төп максаты булып, халыкка ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү тора.
#Татмедиа #видеоролик
Сарманда Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең Көньяк-көнчыгыш конференциясе Спартакиадасы оештырылды. Анда сигез район волейбол, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Кайбер уеннарда Сарман районында клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов та катнашты.
#Татмедиа #видеоролик
Шушы көннәрдә Сарманда яшәүче хөрмәтле ветеран Мөсфирә Шәймөхәммәт кызы Хафизова үзенең гомеренең алтын биеклегенә – 95 яшьлек юбилеена аяк басты.
"Язмышның иң авыр сынауларын үз җилкәсендә күтәргән буын вәкиле ул. Балачагы сугыш елларына туры килеп, тыл ветераны буларак, ил тынычлыгы өчен фидакарь хезмәт куйган зат. Аның күкрәгендәге медальләре — шул еллардагы тынгысызлыгы һәм тырышлыгы өчен бирелгән олы бүләкләр.
Әниебез гомере буе эштән туктамады, гел хәрәкәттә булды. Шифаханәдә санитарка булып, авыруларны карады, ашханәдә пешекче булып та хезмәт куйды. Икмәк пешерү комбинатында ипи пешерде, мәктәп ашханәсендә безнең кебек балаларга тәмле ашлар әзерләде. Коммуналь хуҗалыкта оператор булып эшләп, пенсиягә чыкты. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, өйдә утырмады - һөнәр училищесында вахтер булып торды. Әтиебез Мөдәрис белән без – дүрт кызга тәрбия һәм белем алырга ярдәм иттеләр. Әтинең 1985 елда ук арабыздан китүе безнең өчен бик авыр югалту булды. Ләкин әни, безне үз канаты астына алып, нык булырга өйрәтте, олы тормыш юлына бастырды", - диләр кызлары.
Бүгенге көндә Мөсфирә апа – 8 оныкның һәм 11 оныкчыкның сөекле дәү әнисе дә.
95 яшендә дә акыллы, зирәк, энергиясе ташып тора аның. СөбханАллаһ, күз тимәсен.
95 яшьлек юбилее уңаеннан, хөрмәтле юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Кадерле кешеләренең олуг юбилеен якыннары зурлап үткәрделәр. Мөсфирә апаның күңеле яшькә карамый: ул һаман да җитез, җиңел гәүдәле, бәйрәм кичендә рәхәтләнеп биеп тә алды, яшьлегенә кайтып килде. 100 яшенә барып җитәргә, сәламәт, бәхетле, кадерле һәм хөрмәтле булып яшәргә язсын үзенә.
Кичә – 23 апрель көнне Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә XXVI «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленың гала-концерты үткәрелде.
Ул республиканың төрле почмакларыннан иң талантлы балаларны җыйды. Илһам Шакиров исемендәге «Жасмин» үрнәк бию коллективы «Хореография» номинациясендә мактаулы III урынны яулады.
Бүген — Инглиз теле көне билгеләп үтелә. Районыбызда да бу телне яхшы белүче, аны профессиональ дәрәҗәдә кулланган кешеләр бар.
Шуларның берсе - Равил Талипов. Сарман урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетында белем алган якташыбызның тормыш юлы соклангыч. Ул Америка бизнес мәктәбендә укыган, Алабуга автомобиль заводында «Дженерал Моторс» кебек дөнья гигантлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырган.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, Равил Камил улы белем алудан туктамый: инглизчә тапшырулар карый, гарәп графикасын өйрәнә.
«Инглиз теле — халыкара аралашу теле, аны белү бик кирәк», — ди ул.
Якташыбызның үрнәгендә телләр өйрәнүнең никадәр мөһим булуын күрәбез. Видеоны карыйбыз! 👇
#Сарман #СармановоИнформ #ИнглизТелеКөне
#татмедиа #видеоролик
Кечкенәдән сәнгатьне яраткан кыз радиодан бөтен спектакльләрне, концертларны тыңлап бара. Шул вакытта ук Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләйманованың бөтен җырларын өйрәнә. Өйдә үзе генә булганда һәрвакыт җырлый. Җырчы булырга хыялланса да, 8 сыйныфны бетергәч, якыннарының киңәшен тотып, Минзәлә медучилищесына укырга керә. 1975 елда аны уңышлы тәмамлап, Сарманга кайта.
Марселия Гәрәева 40 ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый, әмма җырны да ташламый. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче хор составында да, аерым да җырлый. Соңгы ике елда ул «Сердәш» ветераннар ансамблен җитәкли. Узган ел «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә «Ансамбльләр» номинациясендә I урынны яулыйлар. Быел «Балкыш» фестиваленең Әлмәт зонасында уңышлы чыгыш ясыйлар.
#Татмедиа
Җәлил беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Таһир Дәүләтов Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән республикакүләм «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән акция-конкурсның муниципаль этабында абсолют җиңү яулады һәм Гран-прига лаек булды 👏
#Сарман #Сарманово #СарманРайоны #СармановоИнформ #Тукай140 #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ТалантлыЯшьләр #Җәлил
Сарман егете Айрат Гайнетдинов күптәннән көрәш белән шөгыльләнә. Ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, даими рәвештә урыннар ала.
Айрат Гайнетдинов:
– Көрәш миңа бик ошый. Җиде яшьтән үк йөрим. Тренер минем – Алмаз Миңнехуҗин, күп вакытын бетерде, тырыша. Мин аңа рәхмәтле. Формада тотарга яратам үземне.
Узган атнада район үзәгендә үткән республика ярышларында да Айрат уңышлы чыгыш ясады. Һәр көрәш аны чыныктыра, яңа тәҗрибә белән баета.
Шул уңайдан төрле яшьтәге район халкы «Сәламәтлеккә 10000 адым» дип исемләнгән акциягә кушылдылар.🚶 Без дә әлеге чарадан читтә калмадык.💥
Җәлил поселогының "Сушим-парим для СВОих" ярдәм төркеме 2024 елдан бирле махсус операциядәге егетләребезгә коры ашлар, үлән чәйләре әзерли. Алар 40 меңнән артык порция йорт ризыгы җибәргәннәр инде. Зөһрә Вәлиуллина җитәкчелегендәге волонтерларыбызның хезмәте хөрмәткә лаек. “Без бергә көчле!” – диләр алар.
Илназ белән Адиләнең тарихы 2025 елның маенда, Әлмәтнең кояшлы урамнарында башлана. Кыска гына очрашу, телефон номеры һәм... мәңгелек хис.
Илназ — СВО зонасында, Адилә — укуда. Арада меңнәрчә чакырым, тик йөрәкләр бергә тибә. Илназ өчен ул — иң ышанычлы терәк, аның җиңү белән кайтуын өмет итеп көтүче сөекле яры. Адилә өчен ул — үз сүзендә торучан батыр ир-ат.
Бүген алар инде бер гаилә. 23 мартта никах укыткан яшьләр август аенда зур туй планлаштыра. Өлкән сержант Фәрхетдинов, 'Фара' позывное белән, янә фронтка китте. Чөнки хәзер аның җиңүе — гаиләсе бәхете өчен.
Вилданның музыкаль тарихы — ул максатка омтылу үрнәге. Бүген ул инде 6 нчы сыйныфта укый. «Бәләкәй чакта авыр иде, хәзер инде өйрәндем», — ди Вилдан елмаеп. Түземлек һәм тырышлык үз җимешләрен бирә: әнисенә кызыгып фортепиано артына утырган малай бүген инде катлаулы әсәрләрне дә җиңел башкара.
Боксеры района стали победителями открытого турнира в Башкортостане
Подробнее: https://sarman-rt.ru/news/sport/boksery-raiona-stali-pobediteliami-otkrytogo-turnira-v-baskortostane
